news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада беренче тапкыр Рәми Гарипов медален тапшырдылар

Уфада, Башкорт академия театры сәхнәсендә актер һәм популяр башкаручы Артур Кәбировның иҗат кичәсе булды. Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов актерга Рәми Гарипов медален тапшырды, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Артур Кәбировның иҗаты халык шагыйре Рәми Гарипов мирасын бигрәк тә яшьләр аудиториясе арасында популярлаштырган өчен югары бәяләнде.

«Артур Кәбиров сәхнәдә беренче булып Рәми Гарипов образын спектакльдә гәүдәләндерде, шагыйрь иҗаты буенча концерт куйды. Безнең классик драматургларның спектакльләрендә дә күп рольләр башкарды. Аның башкорт поэзиясенең легендар шәхесләре — Шәехзадә Бабич, Салават Юлаев бүләкләре бар иде, ә хәзер Рәми Гарипов медале дә булды. Әлеге медальне чираттагы тапкыр «Китап бәйрәме» Халыкара китап ярминкәсендә тапшыру ниятләнә», - дип белдерде Айгиз Баймөхәммәтов агентлыкка.

news_right_1
news_right_2
news_bot