Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада Башкорт драма театрының иң өлкән актеры Муллаян Суяргулов вафат булган
Фото: © Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры матбугат хезмәте
Уфада Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театрының иң өлкән актеры, Башкортстанның халык артисты Муллаян Суяргулов 91 яшендә вафат булган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Республика Мәдәният министрлыгы агентлыкка хәбәр иткәнчә, хушлашу мәрасиме иртәгә, 14 декабрьдә,10.00 сәгатьтә Башкорт драма театрында узачак.
Муллаян Суяргулов 1934 елның 21 ноябрендә Башкорт АССРының Бөрҗән районы Байназар авылында туган. 1959 елда А.В.Луначарский исемендәге Дәүләт театр сәнгате институтының (хәзерге Россия театр сәнгате институты) башкорт студиясен тәмамлый. Шул ук елда М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры труппасына кабул ителә.
Ул комик артист буларак таныла. Беренче роле - «Ильич гомере» спектаклендәге Проня (Н.Ф.Погодин пьесасы буенча; 1959). Тамашачы аны Мукай («Җизнәкәй» Х. Ибраһимов), Сәлим («Башмагым»), Шәрифҗан («Тиле яшьлек» И.Абдуллин), Ябагаев («Айгөл иле»), Хөснулла («Асылъяр» М.Фәйзи), Бәдретдин («Көнләш, Америка, көнләш!» С.Я.Латыйпов һәм Х.Г.Фатыйхова), Терешко («Трибунал», А.Макаенок) һәм башка рольләр буенча хәтерли.
Муллаян Суяргулов - СССР халыклары театр сәнгате драматургиясе Бөтенроссия фестивале дипломанты (Мәскәү, 1972). Башкортстанның атказанган (1972) һәм халык (1986) артисты дигән мактаулы исемнәргә лаек була.
«Башинформ» агентлыгы мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз