news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Украина пилотсыз очкычы төзелә торган йортка төшкән

Уфада Украина пилотсыз очкычы төзелә торган йортка төшкән һәм түбәгә ут капкан, дип хәбәр итә Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты.

«Уфа предприятиеләренә яңа террорчылык һөҗүме. Пилотсыз очкычлар юк ителде, берсе Дим районында төзелә торган йорт түбәсенә төште. Янгын чыкты, барлык хезмәтләр дә урында», – дип белдерделәр ведомствода.

Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк, дип өстәделәр комитетта.

Элегрәк иртән Татарстан һәм Башкортстанда дошманның 12 пилотсыз очкычы бәреп төшерелүе турында хәбәр ителгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot