news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Мостай Кәримнең рус телендә чыккан яңа шигырьләр җыентыгын тәкъдим иттеләр

Уфада Мостай Кәримнең рус телендә чыккан яңа шигырьләр җыентыгын тәкъдим иттеләр
Фото: «Башинформ»

Уфаның Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» нәшрияты фирма кибетендә Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең рус телендәге «Верил в солнце я всегда...» дип аталган яңа шигырьләр җыентыгын тәкъдим иттеләр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Тәкъдим итү кичәсендә үз эшчәнлекләре белән башкорт классигы Мостай Кәрим иҗатына бәйле кешеләр — язучылар, журналистлар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашты.

Кичә Россия Федерациясенең атказанган артисты, Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры актрисасы Людмила Воротникованың ана турындагы шигыре белән ачылды, кичәне әлеге театр актеры Динислам Сафин алып барды.

Шагыйрьнең кызы, Мостай Кәрим исемендәге фонд директоры, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Кәримова яңа басма турында хис-кичерешләре белән уртаклашты. Ул әтисенең иҗатын саклау һәм популярлаштыруда ярдәм итүчеләргә, шулай ук «Китап» нәшриятына ихлас рәхмәтен белдерде.

«Китап» нәшриятының баш мөхәррире, республиканың атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат хезмәткәре Зөлфия Карабаева китап сөючеләрне «Верил в солнце я всегда...» китабы чыгу белән котлады һәм Мостай Кәрим әсәрләре урын алачак быелгы басмалар турында сөйләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot