Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада «UFA TATAR 2025» × «Акыл фабрикасы» форумы узачак
13 декабрьдә Уфаның «Артерия» үзәгендә «UFA TATAR 2025» × «Акыл фабрикасы» форумы була. Мәйданчык татар яшьләрен, блогерларны, иҗади һөнәр вәкилләрен һәм экспертларны берләштерәчәк. Катнашучыларны татар җәмгыятенең бүгенге хәленә һәм аның киләчәк үсешенә багышланган фикер алышулар көтә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Форум оештыручыларның сәламләү сүзе белән ачылачак. Аннары профессор Альфред Бостанов белән әңгәмә, шулай ук TEDx-чыгышлар сериясе планлаштырылган.
Көннең икенче яртысында дискуссияләр һәм тематик сессияләр көтелә. 13:30 сәгатьтә – «Безнең киләчәк» дөнья кафесы, ә 15:30 сәгатьтә «Татар блогерлары: бүген һәм киләчәктә» дискуссиясе узачак.
Форум программасы шулай ук татарча StandUp һәм Нурбәк Батулла белән Алсу Мәгъсүмҗанова катнашындагы бию перформансын үз эченә ала.
Көн дәвамында кулдан ясалган әйберләр, милли мотивтагы бизәнү әйберләре һәм кием-салым тәкъдим ителгән ярминкә эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз