news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Рим Хәсәнов исемендәге «Кышкы романс» фестивале җиңүчеләрен атадылар

Уфада Рим Хәсәнов исемендәге «Кышкы романс» Төбәкара фестиваленә йомгак ясалды. Конкурсантлар һәм башкорт эстрадасы йолдызлары катнашындагы гала-концерт «Башкортостан» дәүләт концерт залында узды, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Чараны ябу тантанасында катнашучыларны һәм кунакларны Башкортстан мәдәният министры урынбасары Ринат Гайсин сәламләде.

«Сезнең мирас - ул дөнья мәдәниятен баеткан һәм музыкантларның яңа буыннарын рухландыруны дәвам итүче кыйммәтле бүләк. Сезнең исемне йөртүче «Кышкы романс» фестивале үз әсәрләрегездә чагылдырган уникаль атмосфераны — нечкә кичерешләр, күңел җылысы, тирән лирика атмосферасын сакларга һәм арттырырга тиеш. Фестиваль талантлы вокалистларны һәм искиткеч музыкантларны бер сәхнәгә җыйды. Аларның чыгышлары – классик башкару традицияләренең үсүен һәм яңа талантлар табылуын раслый», - дип искәртте ул.

Фестивальнең гала-концерты алдыннан конкурс этабы узды. Анда Башкортстан, Татарстан республикалары, Чиләбе өлкәсеннән 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге 100дән артык вокалист һәм инструменталист катнашты. Чыгышларны Рим Хәсәнов җитәкчелегендәге жюри бәяләде.

Гран-прины берьюлы ике башкаручы алды. Сибай концерт-театр берләшмәсе солисты, республика, Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты Яна Ильясова Рим Хәсәновның «Ялгыз аккош күлләрдә» лирик җыры белән тамашачыларның һәм жюриның күңелен яулады, ә Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган Заһир Ганиев (Идрис Газиев классы) заманында Радик Гәрәев таныткан «Соң түгелдер» композициясен башкарды.

news_right_1
news_right_2
news_bot