Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада Рим Хәсәнов исемендәге фестивальдә композиторның иң яхшы җырлары яңгыраячак
Фото: «Башинформ»
25 майда Уфада «Башкортостан» дәүләт концерт залында Рим Хәсәнов исемендәге «Кышкы романс» төбәкара вокалистлар һәм башкаручылар фестивале узачак. Тамашачыларны бай концерт программасы, конкурсантлар, башкорт эстрадасы йолдызларының чыгышлары һәм фестиваль җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы көтә, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.
Агентлыкка оештыручылар сөйләгәнчә, гала-концерт алдыннан конкурс этабы узды. Анда Башкортстан, Татарстан республикалары, Чиләбе өлкәсеннән 18-35 яшьлек 50ләп вокалист һәм инструменталист катнашты. Чыгышларны Рим Хәсәнов җитәкчелегендәге компетентлы жюри бәяләде.
Вокалистлар һәм башкаручыларның «Кышкы романс» төбәкара фестивале башкорт музыкаль мирасын саклау һәм популярлаштыру, Башкортстан һәм Россиянең башка төбәкләрендәге яшь башкаручыларга ярдәм итү, шулай ук күренекле башкорт композиторы Рим Хәсәнов иҗатын мәңгеләштерү өчен үткәрелә. Проект яңа буын башкаручыларны һәм тыңлаучыларны аның әсәрләре белән таныштыра һәм милли музыка мәктәбенең иң яхшы традицияләрен тапшыра. Легендар композиторның бай мирасы бар: ул башкорт профессиональ музыкасының алтын фондына кергән 500дән артык романс һәм 400 җыр авторы.
Җиңүчеләрнең һәм лауреатларның исемнәре 25 майда «Башкортостан» дәүләт концерт залы сәхнәсендә «Кышкы романс» фестиваленең гала-концерты вакытында билгеле булачак. Керү ирекле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз