news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада күп катлы йортта чыккан янгында 26 кешене коткарганнар

Уфада күп катлы йортта янгын чыккан, 26 кешене коткарганнар.

Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын күп катлы йортларның берсендә өч бүлмәле фатирда чыккан. Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр янгынның мәйданы 20 квадрат метр тәшкил итүен ачыклаган. Йорттан 26 кешене, шул исәптән 6 баланы урамга алып чыкканнар. Янгынны сүндергәндә 55 яшьлек ир-ат һәм 51 яшьлек хатын-кызның мәет табылган.

Хәзерге вакытта янгынның сәбәбен ачыклыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot