news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядә беренче тапкыр Салих Сәйдәшев иҗаты турында диссертация якладылар

Төркиядә беренче тапкыр Салих Сәйдәшев иҗаты турында диссертация якладылар
Фото: Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

Анкараның Хаджи Байрам Вели университетында докторантура дипломнарын тапшыру тантанасы булды, аның кысаларында татар музыкаль мәдәниятенә багышланган диссертация якланды. Бу хакта Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиллегендә хәбәр иттеләр.

«Казан татарларының халык музыкасы контекстында Салих Сәйдәшевнең вокаль иҗаты» темасына фәнни эш тәкъдим иткән Казан тикшеренүчесе Әминә Айгистова докторлык дәрәҗәсен алды.

Фото: Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

Татар музыкаль мәдәниятенә багышланган мондый диссертациянең Төркиядә әле беренче мәртәбә яклануы билгеләп үтелә.

Фәнни эш университетның фәнни җәмәгатьчелеге һәм җитәкчелеге тарафыннан уңай бәя алды. Татарстан вәкиллегендә аның татар халкы музыкаль мирасын, композитор Салих Сәйдәшев иҗатын өйрәнү һәм популярлаштыруга өлеш кертүен искәрттеләр.

Фото: Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

Тантанада Төркиянең фәнни һәм мәдәни җәмәгатьчелеге вәкилләре, университет җитәкчелеге, Төркиянең гаилә эшләре һәм социаль хезмәтләр министры урынбасары Леман Енигюн, Татарстан Республикасының Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Альберт Ялышев, Анкарадагы Казан татарларының Мәдәният һәм үзара ярдәмләшү җәмгыяте җитәкчесе Фуат Тиниш, шулай ук Искешәһәрнең татар җәмгыяте вәкилләре катнашты.

Чара кысаларында Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә республиканың атказанган артистлары Наил Сәгъдиев һәм Илгиз Мөхетдинов чыгыш ясады. Алар башкаруында Салих Сәйдәшев әсәрләре һәм татар халык җырлары яңгырады.

news_right_1
news_right_2
news_bot