news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядә истребитель һәлакәткә юлыккан, пилоты үлгән

Төркиянең 9нчы авиабазасына караган F-16 истребителе планлы очыш вакытында Балыкесир провинциясендә һәлакәткә юлыккан. Пилот һәлак булган, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы республика Саклану министрлыгына сылтама белән.

«0.56 сәгатьтә Балыкесирдагы 9нчы төп авиабазадан кузгалып киткән F-16 самолетының кайда икәнлеге турында мәгълүмат һәм радиоэлемтә югалды. Кичекмәстән башланган эзләү-коткару эшләре нәтиҗәсендә аның һәлакәткә очравы ачыкланды һәм аның ватыклары табылды», - диелә хәбәрдә.

Һәлакәтнең сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Тикшерү башланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot