Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай районында махсус операция ветераннары гадиләштерелгән схема буенча тикшеренү уза
Тукай үзәк район хастаханәсендә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен диспансеризация узуның гадиләштерелгән тәртибе – «яшел коридор» гамәлдә, ул тикшеренүне чиратсыз һәм алдан язылмыйча үтү мөмкинлеген тудыра.
Табиблар билгеләп үткәнчә, диспансеризация авыруларны иртә стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә, бу дәвалауның нәтиҗәлелеген арттыра һәм медиклар вакытында тернәкләндерү процедурасын башлап җибәрә ала.
Диспансеризациянең беренче этабы кысаларында башта сораштыру, аннары лаборатор һәм инструменталь тикшеренүләр үткәрелә.
«Тикшерү отоларинголог, травматолог-ортопед һәм медицина психологы тарафыннан үткәрелә. Барлык тикшеренүләр дә бер үк көнне, пациент мөрәҗәгать иткән көнне уза», - дип хәбәр итте Тукай үзәк хастаханәсенең поликлиника буенча баш табиб урынбасары Зөлфия Дәүләтова.
Диспансеризация нәтиҗәләре буенча махсус хәрби операция ветераннары, күрсәтмәләре булса, төрле профильләр буенча Тукай үзәк район хастаханәсенә салырга яисә Чаллыдагы сугыш ветераннары госпиталенә озатырга мөмкиннәр. Үзәк район хастаханәсендә шулай ук неврология, терапия һәм башка профильләр буенча стационар дәвалану мөмкинлеге бар.
Материал Эльмира Гайнетдинова катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз