Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай районында Татарстан флагы көненә квизлар һәм мастер-класслар үткәрелде
Тукай районы мәктәпләрендә Татарстан Дәүләт флагы көненә багышланган чаралар узды. Аларны директорларның тәрбия эшләре буенча киңәшчеләре «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары катнашында оештырды.
Укучылар тематик квизларда катнашты, анда республика тарихы һәм символикасы буенча белемнәрен тикшерде. Мастер-классларда үз куллары белән дәүләт символлары төшерелгән открыткалар һәм кул эшләнмәләре ясадылар.

Шулай ук балалар өчен сыйныф сәгатьләре һәм әңгәмәләр үткәрелде. Анда флагның һәм башка дәүләт символларының әһәмияте, кече Ватанга мәхәббәт һәм аның тарихына хөрмәт турында сүз барды.

Татарстан Дәүләт флагы көне 29 ноябрьдә билгеләп үтелә. 1991 елда бу көнне республика Югары Советы хәзерге триколорны раслады. Аның авторы – Татарстанның халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов.
Фотоларны Олеся Аверьянова тәкъдим итте
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз