Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хәрби комиссариатта электрон повестканың кайчан тапшырылган дип саналуын әйттеләр
Татарстан Хәрби комиссариатында электрон повестканың кайчан тапшырылган дип саналачагын аңлаттылар.
«Гражданинга электрон повестка җибәрү турындагы мәгълүмат Повесткалар реестрына кертелә. Сезнең исемгә повестка җибәрелгәнме-юкмы икәнен Дәүләт хезмәтләре порталында автомат рәвештә барлыкка килә торган белдерү ярдәмендә белергә мөмкин. Тулырак мәгълүматны Реестрповесток.рф порталында белергә була», - дип белдерделәр «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Хәрби комиссариатында.
Әгәр гражданин Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлсә, электрон повестка ул җибәрелгән көнне тапшырылган дип саналачак.
«Әгәр гражданин Дәүләт хезмәтләре порталында булмаса, ул вакытта повестка автомат рәвештә Повесткалар реестрына җибәрелә. 7 көн узгач, гражданин Повесткалар реестрына кермәсә дә, повестка тапшырылган дип санала», – дип өстәделәр Хәрби комиссариатта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз