news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татмедиа»да балаларны интернет аша җинаятьләргә тарту турында сериал төшергәннәр

«Татмедиа» каршындагы яшьләр советы балаларны җинаятьләргә тартуны кисәтү өчен «Без челтәрдә нәрсә эшлибез» дип аталган роликлар сериясен әзерләгән. «Татмедиа» агентлыгы каршындагы Яшьләр советы әгъзасы, КФУның визуаль мәгълүмат лабораториясе мөдире Салават Мөхәммәдуллин «Татар-информ» агентлыгында җәен балалар иминлегенә багышланган матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.

«Әгәр яшүсмерләр белән сөйләшергә телибез икән, моны алар белән бер телдә эшләргә тиешбез, дигән карарга килдек. Шуңа күрә скрин-лайф форматы сайланды, анда тамашачы кулланучының башкалар белән язышуын, аның социаль челтәрләрен һәм мессенджерларын күрә. Миңа калса, бу - яшьләр өчен бик аңлаешлы визуаль рәт», - диде Салават Мөхәммәдуллин.

Проект авторлары вазгыятьне яшүсмернең үз күзләре белән күрсәтергә тырышкан.

«Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре экспертлар һәм консультантлар ролендә чыгыш ясады, ә экспертизаны Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия уздырды. Сериал реаль очраклар нигезендә төшерелгән», - дип өстәде ул.

Сериал ике минут тирәсе тәшкил иткән җиде роликтан тора - мондый формат кыска видеога күнеккән яшүсмерләр өчен иң оптимале.

«Төп герой - Артем. Барысы да аның җиңел генә акча эшләү омтылышыннан башлана, бу коточкыч нәтиҗәләргә китерә. Без берничек тә төп персонаждан герой ясарга тырышмыйбыз, киресенчә, уйлап җиткерелмәгән гамәлләренең нәтиҗәләрен күрсәтергә омтылабыз. Без бу теманы яшүсмерләр интернетта реаль куркыныч белән очрашу ихтималы аркасында күтәрергә булдык. Безнең бурыч механизмның ничек эшләвен күрсәтүдән гыйбарәт иде», - дип аңлатты КФУның визуаль мәгълүмат лабораториясе мөдире.

Проектның барлык серияләрен сылтама буенча кереп карарга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot