Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Герой-ана» исеменә ия хатын-кызларга җир кишәрлекләре бирергә телиләр
Татарстанда «Герой-ана» исеменә лаек булган хатын-кызларга дәүләт яисә муниципаль милектәге җир кишәрлеген бушлай бирергә тәкъдим иттеләр. ТР Хөкүмәте Дәүләт Советына ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертә торган шул хактагы закон проектын тапшырды.
«Герой-ана» исеменә лаек булган хатын-кызларны җир кишәрлекләрен бушлай бирү өчен исәпкә алу ул даими яши торган территориядәге муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органы тарафыннан гамәлгә ашырыла», - диелә закон проектына аңлатма язуында.
Документ нигезендә, җирле хакимият участок бирү турындагы гаризаны теркәгән көннән алып 20 көн эчендә исәпкә кую яки исәпкә куюдан баш тарту турында карар кабул итә. Исәпкә куелганнан соң 30 көн эчендә «Герой-ана» исеменә лаек булган хатын-кызга җир кишәрлеге тәкъдим итәләр.
Участокны сайлау аны алучы һәм җирле үзидарә органы вәкиле имзалаган акт белән рәсмиләштерелә. Әлеге документ имзаланганнан яисә җир кишәрлеге кадастр исәбенә куелганнан соң 14 көннән дә соңга калмыйча җир кишәрлеге бирү турында карар кабул ителә.
Ун һәм аннан да күбрәк бала тапкан, тәрбияләгән һәм «Герой-ана» исеменә лаек булган россиялеләргә социаль ярдәм чаралары федераль законнар белән билгеләнгән. Шул исәптән аларга бушлай җир кишәрлеге бирү дә каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз