news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда талпаннар активлашкан сезон тәмамланды

Татарстанда талпаннар активлашкан сезон һәм талпан инфекцияләрен мониторинглау төгәлләнде. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Без талпан инфекцияләре буенча мониторингка нокта куйдык диярлек. Бер ел эчендә талпаннан зыян күргән 12 928 кеше мөрәҗәгать итте. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 5 процентка гына артыграк», - дип белдерде спикер.

Бу сезонда талпан боррелиозының – 22, талпан энцефалитының 5 очрагы теркәлде, дип өстәде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot