Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 99 процентка тәмамланган
Татарстанда социаль-мәдәни объектларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программалары тәмамланып килә. Эшләрнең бер өлеше инде тулысынча үтәлгән, калган объектларда подрядчылар ремонтны төгәлли. Республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдердехәбәр итте. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук республика Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Абдулганиев катнашты.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә 96 медицина объектының берсендә – Баулы районындагы поликлиникада гына ремонт дәвам итә. Учреждениенең әзерлеге 98 процент тәшкил итә. Хисап чорында подрядчылар Яшел Үзән районындагы объектта ремонт эшләрен тәмамлаган.
Яшьләр сәясәте өлкәсендә быелгы программага кертелгән барлык 24 объектта да эшләр тәмамланган. Иң соңгысы булып Балтач районында психологик-педагогик ярдәм үзәге тапшырылган, шуннан соң мондый учреждениеләрне ремонтлау программасы тулысынча үтәлгән.
Мәдәният өлкәсендә өч объектта ремонт дәвам итә. Кукмара районында авыл мәдәният йортының әзерлеге – 72 процент, шул ук районда тагын ике учреждениенеке 97 процент тәшкил итә. Соңгы ике атна эчендә подрядчылар Казанда бер объектта ремонт эшләрен тәмамлаган.
Моннан тыш, хисап чорында Саба районында соңгы балалар сәнгать мәктәбен капиталь ремонтлау төгәлләнгән. Шул рәвешле, мәгариф учреждениеләрен яңарту программасы тулысынча үтәлгән.
Быелгы программага кертелгән 24 спорт объектының берсе – Кукмара районындагысы әле тәмамланмаган. Аның әзерлеге 98 процент тәшкил итә.
Экология тармагы объектларын капиталь ремонтлау программасы да тәмамланган. Соңгы объект Кайбыч районында тапшырылган.
Гадәттән тыш хәлләр һәм Эчке эшләр министрлыклары белән берлектә тормышка ашырыла торган республика программалары буенча эшләр өч объектта дәвам итә. Казанда янгын сүндерү депосы бинасы ремонтлыйлар, аның әзерлеге 93 процент тәшкил итә. Соңгы ике атнада шәһәрдә тагын бер объект тапшырылган. Моннан тыш, Эчке эшләр министрлыгының ике бинасын ремонтлау дәвам итә. Бу объектларның гомуми әзерлеге 97 процентка җиткән.
Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы да төгәлләнү этабында. Быел ул 41 муниципаль берәмлектәге 813 йортны үз эченә ала. Моннан тыш, программа кысаларында алты муниципаль берәмлектәге 57 торак йортта 126 лифтны алмаштыру каралган.
Хәзер 17 муниципаль берәмлектәге 55 күп фатирлы йортта ремонт эшләре дәвам итә. Эшләр инде 680 йортта, шул исәптән соңгы ике атнада 28 муниципаль берәмлектәге 51 йортта тәмамланган. Программаның гомуми әзерлеге 99 процент тәшкил итә.
Киңәшмәдә шулай ук муниципалитетларның җылыту сезонына әзерлеге каралды. Районнар әзерлек паспортларын алуны дәвам итә. Бүген документлар тагын дүрт муниципаль берәмлектә рәсмиләштерелә, республиканың калган 41 районы аларны инде алган. Бу эшне 20 ноябрьгә кадәр тәмамларга кирәк.
Капиталь ремонт программаларын гамәлгә ашыру Россия Президенты Владимир Путин куйган бурычларны үтәүгә юнәлдерелгән «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында алып барыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз