news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда эретеп ябыштыручылар һәм IT-белгечләр аена 500 мең сум акча эшли ала

Татарстанда сату буенча менеджерлар, югары разрядлы эретеп ябыштыручылар һәм кайбер IT-белгечләргә аена 400-500 мең сум күләмендә хезмәт хакы тәкъдим итәләр. HR-эксперт, Дәүләт Думасының яшьләр сәясәте буенча экспертлар советы әгъзасы Гарри Мурадян «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Барлык бонусларны исәпкә алып, сату буенча менеджерлар, югары разрядлы эретеп ябыштыручылар һәм дата сайнс (мәгълүматлар турындагы фән – ред.) белән шөгыльләнүче IT-белгечләрнең аена 400-500 мең сум акча эшләү мөмкинлеге бар», - дип искәртте агентлык әңгәмәдәше.

Ул бу исемлеккә югары звено җитәкчеләре кермәвен билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot