news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда грипп сезоны тәмамланды

Татарстанда грипп сезоны төгәлләнде. Бүгенге көндә табиблар грипп булмаган этиология вируслары очракларын терки. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Сезон тәмамланды. Бүгенге көндә гриппның аерым очракларын теркибез. Авыру эпидемик бусагадан түбәнрәк һәм атнасына тугыз мең очрактан артмый. Шулай да мониторингны дәвам итәбез», - диде ул.

Авдонина уку елы башыннан иртәнге фильтрларда ОРВИ һәм грипп билгеләре булган 17 970 бала дәресләргә кертелмәгән, дип тә өстәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot