Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның дүрт районында бер тәүлек эчендә берничә су басу очрагы теркәлгән
Татарстанда бүген берничә су басу очрагы теркәлгән, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.
Әлки районының Иске Камка торак пунктында автомобиль юлының бер участогын су баскан. Авылга җиңел һәм йөк транспортында килү мөмкинлеге саклана. Торак пунктка куркыныч янамый, кешеләрне эвакуацияләү таләп ителми. Вазгыять начарайган очракта кешеләрне йөртү өчен өч көймә, азык- төлек һәм дарулар китерү өчен ике трактор әзерләнгән.
Арча районының Кәче бистәсендә дә автомобиль юлының бер участогы су астында калган. Юлдан үтәргә мөмкин, эвакуация таләп ителми. Җәяүлеләр күпердән файдалана.
Теләче районы Екатериновка авылы янындагы таш түшәлмәгән автомобиль юлы участогын су баскан. Сәбәбе -Кече Мишә елгасында суның күтәрелүе. Орымширмә торак пункты аша (10 чакрым) әйләнеп үтү оештырылган. Җәяүлеләр күпере дә бар. Теләче район үзәк хастаханәсеннән бер ашыгыч ярдәм машинасы кизү тора.
Буа районының Ямбулат авылында Карлы елгасында су күтәрелү нәтиҗәсендә өч йорт яны участогын (яшелчә бакчасы) су баскан. Зыян күрүчеләр юк, кешеләрне эвакуацияләү таләп ителми.
5 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, өч районда 4 тәбәнәк күпер, ике районда 28 йорт яны участогы һәм өч районда таш түшәлмәгән 3 автомобиль юлы су астында калган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсендә язгы ташуга бәйле вазгыятьне тәүлек әйләнәсе күзәтү оештырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз