news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бер ел эчендә 155 чакрым федераль трасса норматив хәлгә китерелгән

Татарстанда бер ел эчендә 155 чакрым федераль трасса норматив хәлгә китерелгән
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Быел Татарстанда федераль автомобиль юлларын карап тотуга 2,5 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Бер ел эчендә республикада барлыгы 155 чакрым федераль трасса норматив хәлгә китерелгән. «Волго-Вятскуправтодор» башлыгы Илнур Нурмөхәммәтов ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Казан – Оренбург федераль трассасының 30нчы чакрымыннан 43нче чакрымына кадәрге участогын реконструкцияләү 2026 елның төп проекты булды. Нәтиҗәдә, юлның машиналар йөри торган өлеше ике полосадан дүрт полосага кадәр киңәйтелде», – диде ул.

Моннан тыш, Нурмөхәммәтов сүзләренчә, гомуми озынлыгы 17,6 чакрым тәшкил иткән ике участокта (Менделеевск районында Ижевскига илтә торган юлда һәм Баулы районында Казан – Оренбург юлында) капиталь ремонт ясалган. «Әлеге участокларда шулай ук полосалар саны икедән дүрткә кадәр арттырылды», – дип искәртте ул.

М7 «Волга», Казан – Оренбург һәм Казан – Буа – Ульяновск трассаларының гомуми озынлыгы 128 чакрым тәшкил иткән 16 участогында тузуга чыдам һәм саклагыч катламнар җәелгән, дип өстәде идарә башлыгы. «Биш участокта эшләр вакытыннан алда – планлаштырылган сроктан бер елга алдарак төгәлләнде», – дип белдерде ул.

Нурмөхәммәтов сүзләренчә, Казан – Буа – Ульяновск автомобиль юлында Коры Үләмә елгасы аша һәм Казан – Оренбург трассасында Шонталы елгасы аша күперләр, шулай ук М7 трассасының 815нче чакрымындагы юлүткәргеч ремонтланган.

Быел М7 трассасының 843нче чакрымыннан 85 нче чакрымына кадәрге участогында яктырткычлар урнаштырылган. «Хәзер Казаннан М12 «Восток» автомобиль юлына кадәрге участок тулысынча яктыртылган», – дип билгеләп үтте ул.

Юлларны норматив хәлгә китерү «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә. Башка илкүләм проектлар кебек үк, ул да РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot