news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда дүрт көн эчендә миграция законнарын бозуның меңгә якын очрагы ачыкланган

Татарстанда дүрт көн эчендә миграция законнарын бозуның меңгә якын очрагы ачыкланган. «Легаль булмаган мигрант» оператив-профилактик чарасының икенче этабына йомгак ясап, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы шул хакта хәбәр итә.

«Чаралар агымдагы елның 20-24 апрелендә Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре ярдәмендә һәм катнашында узды. Операцияне уздыру чорында чит ил гражданнарының күпләп җыелу урыннары, төзелеш, сәүдә, транспорт, авыл хуҗалыгы һәм торак секторы объектлары тикшерелде», - диелә хәбәрдә.

Операция вакытында полиция хезмәткәрләре миграция законнарын бозуның 951 очрагын ачыклаган. Аларның күбесе чит ил кешеләренең республика территориясендә яшәү режимын бозу белән бәйле - 531 очрак. Моннан тыш, законсыз эшчәнлек алып баручы 143 мигрант һәм миграция законнарын бозуның башка очраклары ачыкланган.

Чит ил гражданнарын хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итү тәртибен бозган 160 эш бирүчегә карата да беркетмәләр төзелгән. Шулай ук легаль булмаган мигрантларны үз илләренә кайтарып җибәрүтурында 172 карар чыгарылган, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot