Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 18 ел эчендә 12 мең күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалган
18 ел эчендә Татарстанда 12 меңнән артык күп фатирлы йортка капиталь ремонт үткәрелгән. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип белдерде.
Программа 2008 елда башланды. Шушы вакыт эчендә 54 миллион квадрат метрдан артык торак яңартылган, 2 миллионнан артык татарстанлының торак шартлары яхшыртылган. Капиталь ремонт программасын финанслауның гомуми күләме якынча 107 миллиард сум тәшкил иткән.
2026 елда программа республиканың 41 муниципаль берәмлегендә 813 күп фатирлы йортны колачлый. Ремонт эшләрен башкару өчен 11 миллиард 119 миллион сум акча каралган.
Ремонтның төп юнәлешләре - түбәләрне һәм фасадларны, йорт эчендәге инженерлык челтәрләрен яңарту, шулай ук йортларның энергия нәтиҗәлелеген арттыру. Лифтларны алыштыруга аерым игътибар бирелә: быел 56 күп фатирлы йортта 124 лифтны яңарту ниятләнә.
2025 ел программасы тәмамланганнан соң 2026-2029 елларда Татарстанда эксплуатация срогы чыккан 1474 лифтны алыштырырга кирәк булачак. Аларның 980е - төбәк операторы счетында, тагын 494е - йортларның махсус счетларында.
Моннан тыш, 2026 елда 19 муниципалитеттагы 141 күп фатирлы йортта газ җиһазларын эксплуатацияләүдә куркынычсызлыкны арттыру өчен вентиляция каналларын һәм төтен чыгару юлларын яңарту планлаштырыла. Мондый эшләрне башкару өчен торак милекчеләренең гомуми җыелышы карары кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз