Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда интерактив Фән һәм технологияләр үзәге төзергә телиләр
Татарстанда интерактив Фән һәм технологияләр үзәге төзергә телиләр, аның концепциясе эшләнгән инде. ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе пленар утырышында шул хакта хәбәр итте.
«Татарстан Рәисе йөкләмәсен үтәү йөзеннән Иннополис университеты Мәгариф һәм фән министрлыгы, Фәннәр Академиясе, Кызыклы фән һәм техника йорты белән берлектә интерактив Фән һәм технологияләрнең үзәге концепциясен эшләде. Үзәк балага тикшеренүче үткән юлны (сорау, эксперимент, хата, дәлил һәм ачыш) күрсәтергә тиеш», - дип сөйләде ул.
Миңнеханов сүзләренчә, бу үзәк өчен мәйданчыкны, дәүләт заказчысын, финанслау чыганагын, проект-смета документларын билгеләргә кирәк. Ул бу мәсьәләләрне хәл итүне профильле эшче төркемгә йөкләргә тәкъдим итте.
Рифкать Миңнеханов шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына Иннополис Университеты белән берлектә, ачык һавада федераль дәүләт белем бирү стандартларына бәйләп һәм аларны укыту планында исәпкә алып, дәресләр форматын әзерләргә тәкъдим итте. Проектны сынау режимында Казан һәм Югары Ослан мәктәпләрендә гамәлгә ашыра башларга була, диде ул.
Моннан тыш, ул бердәм интеллектуаль белем бирү платформасын гамәлгә ашырырга тәкъдим итте. «Старт мәйданчыгы – республиканың ун мәктәбе», – дип билгеләп үтте Миңнеханов.
Аның фикеренчә, шәһәр мохитендә фәнне популярлаштыру да мөһим. Шуңа бәйле рәвештә, ул ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан транспорт һәм метрополитен медиаэкраннарында тиешле роликлар урнаштыру турында карарлар әзерләүне сорады.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз