news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда АИ-92, АИ-95 маркалы бензиннар һәм дизель ягулыгы бәясе артты

Татарстанда АИ-92, АИ-95 маркалы бензиннар һәм дизель ягулыгы бәясе артты
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда 30 июньнән 6 июльгә кадәр автомобиль ягулыгының барлык төп төрләре дә кыйммәтләнде. Росстат мәгълүматларына караганда, республикада бер литр бензинның уртача бәясе бу чорда 68,98 сумнан 71,15 сумга кадәр арткан.

АИ-92 маркалы бензинның бәясе 65,87 сумнан 67,98 сумга кадәр күтәрелгән. АИ-95 71,45 сумнан 73,75 сумга кадәр кыйммәтләнгән.

АИ-98 һәм аннан да югарырак маркалы бензинның бәясе 93,60 сумнан 93,87 сумга кадәр арткан. Дизель ягулыгы да кыйммәтләнгән. Аның литры бүген 81,57 сум (моңарчы 79,41 сум иде) тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot