news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан юлларында һәлак булучылар саны арткан

Татарстан юлларында һәлак булучылар саны арткан
Фото: © «Татар-информ», Кирилл Гомәров

Ел башыннан бирле Татарстанда 1448 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда151 кеше, шул исәптән 6 бала һәлак булган. Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Рөстәм Гарипов «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.

«Бүгенге көнгә республика юлларында 151 кешенең гомере өзелде, бу узган елның шушы чорына караганда 26га күбрәк. Кичә генә юлларда дүрт кеше һәлак булды», - дип белдерде Рөстәм Гарипов.

Быел Татарстан юлларындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә 1747 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, дип өстәде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot