news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 3,2 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган

Республикада торак файдалануга тапшыру планы 103 процентка үтәлгән

Татарстанда 3,2 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда 3 миллион 276 мең квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, бу билгеләнгән планның 103 процентын тәшкил итә. ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, коммерцияле төзелеш сегментында план 101 процентка үтәлгән. Гомуми мәйданы 1,05 миллион квадрат метрдан артып киткән 117 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган. Социаль ипотека программасы буенча күрсәткеч 91 процент тәшкил иткән: планлаштырылган 108 йортның 44е (аларның гомуми мәйданы - 137 мең квадрат метрдан артык) төзелеп беткән.

Торак файдалануга тапшыруның иң югары темплары шәхси торак төзелеше секторында теркәлгән. Биредә 2 миллион квадрат метрдан артык торак (планның 106 проценты) файдалануга тапшырылган.

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү дәвам итә. Быел 641 кешегә исәпләнгән, ятим балалар өчен каралган программа кысаларында 260 фатир сатып алуга өч дәүләт контракты төзелгән. Тагын 381 фатирга аукционнар игълан ителгән. Бу категория гражданнар өчен фатирлар төзелеп килә торган 33 күп фатирлы йортта урнашкан.

Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләргә бирелгән 22 торак сертификатының 20се гамәлгә ашырылган. Дәүләт торак фонды калган ике гаиләгә торак сайлауны дәвам итә. Яшь гаиләләр арасында субсидияләрне 62 гаиләнең 59ы файдаланган. Шулай ук мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күченеп кайтучылар һәм чернобыльчеләр исәбеннән ике гаилә торак сатып алган. Бу категориядәге бер кеше өчен әлегә кулай вариант табылмаган.

Социаль инфраструктура объектларының күбесендә шулай ук эшләр төгәлләнгән. Мәгариф өлкәсендә Питрәч һәм Яшел Үзән районнарында ике балалар бакчасы төзелеше дәвам итә. Аларның әзерлеге 82 һәм 92 процент тәшкил итә.

«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында дүрт сәнгать мәктәбе төзелә. Бу объектларда эшләрнең үтәлеше 55 процентка җиткән. Моннан тыш, Казанда «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында ләм кырларын рекультивацияләү дәвам итә. Эшләр 90 процентка башкарылган.

Республика программасы буенча коммуналь инфраструктураны модернизацияләү 97 процентка төгәлләнгән. Җиде объектта эш дәвам итә. Соңгы ике атнада Яшел Үзән, Зәй, Лаеш һәм Түбән Кама районнарында, шулай ук Казанда биш мәйданчыкта эшләр тәмамланган. Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча федераль проект тулысынча гамәлгә ашырылган: хисап чорында Чаллыда өч объектта эшләр төгәлләнгән.

Киңәшмәдә төзелеш мәйданчыкларында хезмәтне саклау мәсьәләләре аерым каралды. Ел башыннан оешмалар 2 мең 886 тикшерү үткәргән, шуларның 1 мең 599ын объектларга чыгып оештырганнар. Хокук бозучыларга карата 2 мең 373 тапкыр дисциплинар чаралар кулланылган.

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе административ җаваплылык турында 565 карар чыгарган һәм 1 мең 634 тикшерү оештырган. Баш инвестиция-төзелеш идарәсе тарафыннан ел башыннан 2 мең 571 тикшерү үткәрелгән. Ачыкланган 5 мең 124 хокук бозуның 5 мең 5е бетерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot