Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда августтан бирле беренче тапкыр бәяләрнең кимүе күзәтелде
Татарстанда апрель аенда 2025 елның августыннан бирле беренче тапкыр айлык дефляция теркәлде. Россия Банкы мәгълүматлары буенча, республикада бәяләр март белән чагыштырганда 0,06 процентка кимегән.
Шул ук вакытта, Татарстанда еллык инфляция акрынайды - мартта 7,08 процент тәшкил итсә, апрельдә 6,75 процентка төште. Шуңа да карамастан, республикада әлеге күрсәткеч Идел буе федераль округы һәм Россия буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак булып кала.
Апрельдә Татарстанда азык-төлек арзанайды, ә азык-төлек булмаган товарларга бәяләр үзгәрмәде диярлек. Хезмәт күрсәтү бәясе үсүен дәвам итте.
Үзәк Банкта билгеләп үтүләренчә, сезонлы факторларны исәпкә алмаганда, республикада апрель аенда бәяләр элекке дәрәҗәдә калган. Динамикага кайбер азык-төлек продуктларын җитештерүнең артуы һәм рубльнең ныгуы йогынты ясады.
Тулаем ил буенча инфляция шулай ук акрынаюын дәвам итте. Росстат мәгълүматларына караганда, апрельдә бәяләрнең айлык үсеше март күрсәткечләреннән шактый түбән булган. Россия Банкында белдерүләренчә, инфляцияне 4 процентлы максатчан дәрәҗәгә кайтару өчен акча-кредит сәясәтен үткәрүне дәвам итәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз