Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда планлаштырылган торакның 90 проценты сафка бастырылган
Татарстанда торак төзелеше буенча еллык программа бүгенге көнгә 90 процентка үтәлгән – планлаштырылган 3 миллион 175 мең квадрат метрның 2 миллион 843 мең квадрат метры файдалануга тапшырылган. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.
Киңәшмәне төбәкнең барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада республика Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов та катнашты, дип хәбәр итә төбәк җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Коммерция төзелеше линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 90 проценты тапшырылган. Бу гомуми мәйданы якынча 934 мең квадрат метр тәшкил иткән 105 күп фатирлы йорт, дип билгеләп үтте докладчы.
Үз чиратында, социаль ипотека программасы буенча еллык план 71 процентка үтәлгән – гомуми мәйданы 106 мең квадрат метрдан артык булган 37 йорт төзелгән. Шәхси торак төзелеше кысаларында 1 миллион 802 мең квадрат метр торак тапшырылган – бу планның 90 процентын тәшкил итә, дип искәртте Айзатуллин.
Министр үз чыгышының бер өлешен аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программаларын үтәүгә багышлады. Гадәттә, дүрт категория турында сүз бара.
Ятим балалар арасыннан быел 641 кеше торак алырга тиеш. Әлеге вакытка ТР Дәүләт сатып алулар комитеты тарафыннан 195 фатир алу буенча ике дәүләт контракты төзелгән.
Хәзер республиканың Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы өченче дәүләт контракты кысаларында тагын 65 фатир сатып алуга аукцион игълан итәргә ниятли. Ятим балалар өчен каралган фатирлар төзелә торган 45 йортта урнашкан.
Биш һәм аннан күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләргә бирелгән 22 сертификатның 14е гамәлгәашырылган (фатирларның гомум мәйданы – 1543 квадрат метр). Сертификат ияләренең калган сигезенә торак урыннарын ТР Дәүләт торак фонды сайлап бирә.
«Яшь гаиләләр» категориясендә агымдагы елда 61 гаилә исәпләнә. Субсидия чараларын инде 50 гаилә кулланып өлгергән, калганнары торак базарында үзләренә ошаган фатирларны сайлауны дәвам итә.
Дүртенче категориядә (мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күчеп килүчеләр һәм Чернобыль АЭСындагы аварияне бетерүчеләр) өч гаиләнең икесе үзенә ошаган торакны сатып алган. Калган бер гаиләгә сертификат федераль акча күчерелгәннән соң рәсмиләштереләчәк, дип белдерде министр.
Торак төзелешен үстерүгә юнәлдерелгән республика программасына 14 объект керә. Юллар төзекләндерү буенча эшләрнең үтәлеш 89 процент тәшкил итә. Узган ике атна эчендә дүрт объектта (Әлмәт һәм Апас районнарында - берәр һәм Биектау районында - ике объект) эшләр тәмамланган. Су белән тәэмин итү челтәрләренең алты объекты буенча эшләрнең үтәлеше 89 процент тәшкил итә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз