news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Казан – Арча поезды яңадан йөри башлый

Татарстанда Казан – Арча поезды яңадан йөри башлый
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда 1 июньдә Казан - Арча шәһәр яны поезды яңадан йөри башлый. Бу хакта «Содружество» компаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«1 июньнән 31 августка кадәр, 17, 18, 19 июньнән тыш, пассажирларга уңайлы булсын өчен 6434нче шәһәр яны поезды яңадан расписаниегә кертелә», – диелә хәбәрдә.

Казан станциясеннән электричка 13.48 сәгатьтә кузгалып китәчәк һәм 15.26 сәгатьтә Арчага килеп җитәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot