news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда барлык федераль һәм төбәк трассаларында хәрәкәт торгызылды

Татарстанда барлык федераль һәм төбәк трассаларында хәрәкәт торгызылды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда барлык федераль һәм төбәк автомобиль юлларында хәрәкәт тулысынча торгызылды һәм чикләүләр бетерелде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Мәскәү вакыты белән 00.20 сәгатьтән Р239 трассасының Казан-Оренбург участогында (88+880 чакрым – 399+065 чакрым) йөк транспорты һәм автобуслар өчен хәрәкәт торгызылды.

03.15 сәгатьтән «Урал» М5 трассасының Самара өлкәсе чигеннән (1194+500 чакрым) Иске Богады торак пунктына кадәрге (1364+000 чакрым) участогында транспортның барлык төрләре өчен хәрәкәт ачылды.

Юл хезмәтләре вазгыятьне мониторинглауны дәвам итә.

«Татар-информ» агентлыгы төбәк юлларында иминлекне тәэмин итү өчен «Буран» оператив планы раслануы турында хәбәр иткән иде. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын көчле буран сәбәпле үзләрен сакларга һәм юлларда игътибарлы булырга чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot