news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җиңел машина юл читенә төшеп китеп күпер терәгенә бәрелгән, йөртүчесе үлгән

24 мартта Татарстанның Алабуга районында кеше үлеменә китергән авария булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, ундүртенче модель «Лада»ның 21 яшьлек йөртүчесе имин тизлекне сайламаган, юл читенә төшеп киткән һәм тимер юл күпере терәгенә килеп бәрелгән.

Алган җәрәхәтләрдән машина йөртүче шунда ук һәлак булган. Автоинспекторлар фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot