Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда янә пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы кертелде, Казан аэропорты ябык
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Татарстанда 2026 елның беренче көне иртәсендә яңадан «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы игълан ителде. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мобиль кушымтасында Мәскәү вакыты белән 8.06 сәгатьтә шул хакта мәгълүмат чыкты.
Соңрак, 8.31 сәгатьтә, Казан аэропортында һава судноларын кабул итү һәм җибәрүгә чикләүләр кертелүе билгеле булды.
Соңгы тапкыр пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы республикада кичә, 31 декабрьдә кертелде. Ул җиде сәгатьтән артык гамәлдә булган һәм 1 гыйнварда 3.44 сәгатьтә гамәлдән чыгарылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз