Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда кабат яңгыр һәм җепшек кар көтелә, җил бераз тына
Бүген, 29 апрельдә, Татарстанда тотрыксыз һәм шактый салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада көн болытлы булачак. Яңгыр һәм җепшек кар явуын дәвам итә (кайбер урыннарда төнлә явым-төшем туктый, ләкин аннары тагын башлана).
Көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан секундына 7-12 метр тизлектә җил исә. Урыны белән аның тизлеге 15-20 метрга (Казанда - 17 метрга) кадәр көчәя. Бофорт шкаласы буенча, тизлеге секундына 13,9-17,1 метр тәшкил иткән җил – көчле, 17,2-20,7 метрга җитсә бик көчле җил дип атала.
Төнге салкыннардан соң (-1..+3 градус) көндез төбәктә термометрның терекөмеш баганасы +6..+11 градуска (Казанда – +7..+9 градуска) кадәр күтәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз