Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Хәтер бакчасы» Халыкара акциясенә әзерлек эшләре бара
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Хәтер бакчасы» Халыкара акциясенә әзерлек эшләре бара. Быел акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы, Россия халыклары бердәмлеге елы, Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында оештырылачак, дип хәбәр иттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.
«Акция агымдагы елның апрель-май айларында узачак. Бүгенге көндә кишәрлекләрне һәм утырту материалын сайлау эшләре алып барыла. Мәйданчыклар урман фонды территориясендә һәм республиканың торак пунктларында оештырылачак», – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов.
«Бүгенге көнгә акцияне уздыру өчен 70 гектар мәйданда кишәрлекләр сайлап алынды. Күркәм гадәткә кергәнчә, 1 миллионнан артык үсенте утырту ниятләнә», - дип өстәде ул.
Узган ел акция кысаларында Татарстан Республикасында фронттан өйләренә әйләнеп кайтмаган 378 мең татарстанлының батырлыгы истәлегенә 1,5 миллион үсенте утыртылган. Акциягә 30 меңнән артык кеше кушылды.
2026 елда «Хәтер бакчасы» Халыкара акциясе «Экологик иминлек» илкүләм проектына теләктәшлек йөзеннән җиденче мәртәбә узачак. Оештыручылар Россиядә һәм чит илләрдә Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион кеше истәлегенә 27 миллион төп агач утыртырга ниятли. Быел махсус операциядә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган геройлар хөрмәтенә истәлек аллеялары булдыруга аерым игътибар биреләчәк.
Акцияне «Хәтер бакчасы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы, Җиңү полководецлары хәтер фонды, Россия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы һәм Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы ярдәмендә «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз