Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ял көннәрендә сизелерлек суыта
Ял көннәрендә һәм киләсе атна башында Татарстанда һава температурасы климатик нормадан 4-6 градуска түбәнрәк булачак. Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Хәзерге вакытта төбәктә һава торышы төньяк циклонның арткы өлеше йогынтысында формалаша. Республикага төньяк киңлекләрдән салкын һава массалары килә. 27 августта көндез һава температурасы +15..+19 градуска кадәр күтәрелде, кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгыр яуды.
Алдагы тәүлекләрдә циклон көнчыгышка күчә, ә Татарстанга Скандинавия антициклоны йогынты ясый башлаячак. Салкынча һәм коры һава торышы көтелә. Төньяк-көнбатыш һава агымнары төбәккә арктик һава алып килүен дәвам итәчәк.
Ял көннәрендә һәм киләсе атна башында аз болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һава температурасы +1..+7 градус, көндез +12..+18 градус тәшкил итәчәк.
Якынча фаразлар буенча, 1 сентябрьдә атмосфера фронтының якын булуы сәбәпле, урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез һава температурасы +16..+21 градуска кадәр күтәреләчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз