news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда +7 градуска кадәр җылыта

Бүген Татарстанда +7 градуска кадәр җылыта
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

22 ноябрьдә Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил көтелә, көчәйгәндә аның тизлеге урыны белән секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Көндез һава температурасы +3..+7 градус тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot