news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бүген томан, яңгыр һәм көчле җил көтелә

Татарстанда бүген томан, яңгыр һәм көчле җил көтелә
Фото: © «Татар-информ»

Якшәмбе, 5 апрельдә, Татарстанда төнлә һәм иртән томан фаразлана. Көндез бераз яңгыр көтелә, кайбер районнарда яшенле яңгыр явуы ихтимал, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.

Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә. Көндез урыны белән аның тизлеге 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә республикада температура -3..+2 градус тәшкил итте. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +9..+14 градуска, урыны белән +17 градуска кадәр күтәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot