news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда июнь аенда яңа кредит карталары бирү кимегән

Татарстанда яшәүчеләр июнь аенда яңа кредит карталарын сирәгрәк рәсмиләштерә башлаган. Илкүләм кредит тарихлары бюросы мәгълүматлары буенча, бер ай эчендә республикада бирелгән кредит карталары саны 6,2 процентка кимегән.

Июньдә банклар татарстанлыларга 33,4 мең яңа кредит картасы биргән. Май аенда бу күрсәткеч 35,6 мең булган.

Татарстан Россиянең мондый продуктларны рәсмиләштерү күләме буенча лидер булган 30 субъекты арасында кредит карталары бирү сизелерлек кимегән төбәкләр арасына керде.

Тулаем ил буенча июньдә банклар 1,2 миллион яңа кредит картасы биргән. Бу үткән ай белән чагыштырганда 4,2 процентка кимрәк. Күрсәткечнең кимүе инде өченче ай рәттән дәвам итә.

Илкүләм кредит тарихлары бюросы мәгълүматлары күрсәткәнчә, россиялеләр соңгы айларда яңа кредит продуктларын рәсмиләштерүгә саграк карый башлаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot