news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда контрактниклар өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләр арттырылды

Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләгән гражданнарга түләүләр 2,9 миллион сумга кадәр арттырылды. Бер мәртәбә бирелә торган финанс ярдәменең яңа кагыйдәләре 2026 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керде.

Әлеге түләү ике өлештән тора: 2,5 миллион сум Татарстан бюджетыннан бүленә, ә 400 мең сумны министрлык бирә.

Мондый түләүләргә махсус операция зонасында хезмәт итәргә теләүчеләр генә түгел, ә пилотсыз система гаскәрләрендә хезмәт итү өчен контракт төзегән гражданнар да, шулай ук Африка корпусы хәрбиләре дә дәгъва итә ала. Контрактникларның барлык категорияләре өчен полигоннарда әзерлек каралган.

Пилотсыз система гаскәрләре һәм Африка корпусы хәрбиләре ике ай буе өйрәнүләр уза. Бу берләшмәләргә сайлап алу катгыйрак: Африка корпусында дәгъвачыларның сәламәтлеге нык булуга һәм хәрби тәҗрибәсенә басым ясыйлар. Пилотсыз система гаскәрләрендә техник белем һәм геймер күнекмәләренә өстенлек бирәләр.

Татарстанда контракт төзү процедурасы нибары бер-ике көн вакытны ала. Потенциаль хәрбиләргә юл, яшәү, туклану өчен түлиләр. Аларның хәрби белгечлекне сайлау мөмкинлеге бар. Контракт имзалаганнан соң алар шунда ук бер тапкыр бирелә торган түләү, башка кирәк-яраклар ала. Финанс ярдәменнән тыш, контрактникларга республика һәм федераль ташламалар, ярдәм һәм тернәкләндерү чаралары гарантияләнә.

Республика үз хәрбиләрен азык-төлектән алып транспортка кадәр гуманитар ярдәм белән тәэмин итә. Хәрбиләрнең гаиләләрен хакимият опекага ала, алар дәүләт тарафыннан тиешле барлык ташламалар белән тәэмин ителә. Татарстанда контрактны ничек имзалау һәм контракт хезмәтен узуга гариза бирү турында тулырак мәгълүматны сайтта (https://heroes-tatarstan.ru), 8 800 222 59 00 һәм 117 телефоннары буенча белергә, хәрби комиссариатка яки сайлап алу пунктына килергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot