Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда балигъ булмаганнарга никахлашырга рөхсәт бирү тәртибе расланачак
Татарстанда 16 яшьтән кечерәк затларга гаилә корырга рөхсәт бирү тәртибен билгели торган административ регламент әзерләнгән. Документ хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.
Проект нигезендә, никахлашуга рөхсәт опека һәм попечительлек органнары тарафыннан законлы вәкилләрнең ризалыгы һәм аерым шартлар булган очракта биреләчәк. Срогы 22 атнадан арткан йөклелек, бала туу яки булачак ир белән хатынның берәрсенең тормышына куркыныч янау шул шартларга керә.
Рөхсәт алу өчен сәламәтлек турында медицина белешмәсе, уку яки эш урыныннан документлар, шулай ук гаиләдә социаль яктан куркыныч хәл күзәтелмәве турында белешмәләр тәкъдим итәргә кирәк.
Гаризаны шәхсән үзең, күп функцияле үзәк аша яки «Дәүләт хезмәтләре» порталында электрон рәвештә бирергә мөмкин.
Гаризага шәхесне раслый торган таныклык, туу турында таныклык, медицина белешмәсе һәм ата-аналарның яисә законлы вәкилләрнең язма ризалыгы теркәлә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз