Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Герой-ана» исеменә лаек булган хатын-кызларга ярдәм чаралары расланды
Татарстан Министрлар Кабинеты «Герой-ана» исеменә лаек булган хатын-кызлар өчен социаль ярдәм чараларын раслады. Шул хактагы карар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Документ гражданнарның аерым категорияләренә, Россия Геройларын һәм Россиянең Хезмәт геройларын да кертеп, ташламалар бирү тәртибенә үзгәрешләр кертә. Хәзер ярдәм чараларын алучылар исемлегенә герой-аналар да кертелгән.
Карар нигезендә, «Герой-ана» исеменә лаек булган хатын-кызлар шифаханә-курортта дәвалануга, өй телефоныннан файдаланган, җәмәгать транспортында йөргән өчен ташламаларга исәп тота ала, шулай ук торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнары компенсацияләнә.
Ярдәм чараларын финанслау Россия Социаль фонды бүлеге аша килә торган федераль бюджет акчалары хисабына гамәлгә ашырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз