news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 2027-2029 елларга социаль түләүләрне индексацияләүне расладылар

Татарстан Хөкүмәте планлаштырылган өч еллык чорга ташламалардан файдаланучы гражданнарга акчалата түләүләрне, пособиеләрне һәм субсидияләрне ел саен индексацияләү параметрларын раслады. Шул хактагы карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Документ нигезендә, 2027 елның 1 гыйнварыннан, шулай ук 2028 һәм 2029 еллар башыннан республика социаль түләүләренең күләме ел саен 4 процентка арттырылачак.

Хезмәт ветераннары һәм Татарстанның дәүләт бүләкләренә лаек булган гражданнар өчен 2027 елда айлык акчалата түләү 683 сум тәшкил итәчәк, 2028 елда ул 711 сумга кадәр артыр, ә 2029 елда 740 сумга җитәр дип көтелә. Аз керемле пенсионерларга юл йөрү чыгымнарын айлык компенсацияләү өчен дә шундый ук суммалар һәм арттыру графигы каралган.

Бөек Ватан сугышы елларында тыл хезмәтчәннәре һәм акланган гражданнар өчен түләү 2027 елда 1 017 сумга кадәр артачак, 2028 елда 1 058 сум тәшкил итәчәк, ә 2029 елда айга 1 101 сумга җитәчәк. Сәяси репрессияләрдән зыян күрүчеләргә 853, 888 һәм 924 сум түләячәкләр.

Яятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, тәрбиягә алынган балаларга ярдәм суммаларын индексацияләү дә каралган. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен айлык пособие 2027 елда 12 082 сум тәшкил итәчәк, 2029 елга ул этаплап 13 069 сумга кадәр артачак. Мәктәп укучыларының опекуннарына 2027 елда 13 932 сум түләсәләр, 2029 елда аның күләме 15 070 сумга җитәчәк.

Шулай ук үзгәрешләр күп балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларына да кагыла. Мондый гаиләләрдән булган мәктәп укучыларына һәм студентларга юл йөрү өчен айлык субсидия 2027 елда 416 сум (2029 елда 451 сумга кадәр арттырыла) тәшкил итәр, ә алты яшькә кадәрге балалар өчен дарулар сатып алуга түләү 186 сумнан 202 сумга кадәр артыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot