Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда иртән пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы игълан ителде
Татарстанда 29 апрельдә төнлә «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы игълан ителде. Бу хакта 3.11 сәгатьтә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итте.
Соңрак, иртәнге 4.42 сәгатьтә, ул Түбән Кама, Әлмәт һәм Алабугада игълан ителде, режим әле дә гамәлдә. Шәһәр халкына яшеренү урыннарына (подвалларга, паркингларга) төшәргә, тәрәзә янына килмәскә, игътибарлы һәм сак булырга киңәш итәләр.
Моннан тыш, 3.51 сәгатьтә – Казан аэропортында (шулай ук Чабаксар һава аланында), ә 4.05 сәгатьтә Бөгелмә аэропортында һәм Түбән Каманың «Бигеш» аэропортында һава судноларын кабул итү һәм җибәрүгә карата вакытлыча чикләүләр кертелде. Чикләүләр очышларның иминлеген тәэмин итү өчен кирәк, дип искәрттеләр Росавиациядә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз