news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда хайваннар арасында куркыныч инфекцияләр таралуны кисәтү эше көчәйтеләчәк

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республикада эпизоотик иминлек мәсьәләләрен аерым контрольдә тотарга кушты. Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шушы тема хакында фикер алыштылар

Песошин сүзләренчә, Россиядә хайваннар арасында аеруча куркыныч инфекцияләр таралу буенча киеренке вазгыять күзәтелә.

«Район башлыкларына, Ветеринария идарәсенә, Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәтенә (Россельхознадзор) хайваннарны рөхсәтсез күчерү һәм сату очракларын ачыклау һәм моңа чик кую эшен активлаштырырга, терлекчелек предприятиеләренең биологик сакланышны тәэмин итүенә контрольне көчәйтергә кирәк», – диде ТР Премьер-министры.

Республикага хайваннар һәм терлек азыгы кертү бары тик Ветеринария идарәсе белән килештерелгән очракта һәм барлык кирәкле документлар булганда гына рөхсәт ителәчәк. Белгечләргә Эчке эшләр министрлыгы ярдәм күрсәтәчәк.

«Вазгыять катлаулы, шуңа күрә ул аерым игътибар таләп итә», – дип сүзен төгәлләде Песошин.

news_right_1
news_right_2
news_bot