news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 3 машина йөртүче, әҗәте булу сәбәпле, автомобильләреннән колак кагарга мөмкин

Суд приставлары һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре Әлмәттә рейд вакытында кредит буенча бурычлары булган өч машина йөртүчене ачыклаган. Бу хакта Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бурычлы затларны «Юл приставы» комплексы ярдәмендә ачыклаганнар.

Кредит буенча бурычы җыелган машина йөртүчеләрнең берсе «Нива» (Lada 4×4) автомобиле хуҗасы булып чыккан. Аның бурычы, башкару җыемын исәпкә алып, 670 мең сумнан артып киткән. «Лада Приора» шоферының әҗәте - 90 мең сум; «Лада Гранта» шоферының бурычы 420 мең сум тәшкил иткән.

Барлык очракларда да машина йөртүчеләр бурычларын урында ук түли алмаган. Аларның автомобильләренә арест салынган, ләкин үзләренә саклауга бирелгән. Әгәр әҗәт түләнмәсә, автомобильләрне сатып җибәрәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot