news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру темпы үткән елгылардан югарырак

Быелгы сезонның «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында төзекләндерү эшләре 66 процентка башкарылган, аны гамәлгә ашыру темплары үткән елгылардан югарырак. «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының Шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова төбәк Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

Киңәшмәне Татарстанның барлык муниципалитетлары белән видеоконференция элемтәсе режимында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Докладчы сүзләренчә, юл эшләре 75 процентка башкарылган. 295 ишегалдында юллар ремонтланып беткән, хәзерге вакытта 178 ишегалдында эшләр дәвам итә.

Үз чиратында, 151 ишегалдында фонарьлар урнаштырыла, 313 ишегалдында бу эш төгәлләнгән инде. Республика буенча эшләрнең үтәлеше 77 процент тәшкил итә.

Яңартылган ишегалларында урнаштыру өчен кирәкле җиһазларның 94 проценты Татарстан складларында саклана. Калган 6 проценты (154 эшләнмә) 24 июльгә кадәр төяп җибәрелергә тиеш, дип билгеләп үтте Петрова.

Монтажлау эшләре 46 процентка үтәлгән - барлыгы 6 292 берәмлек җиһаз монтажланган. Эшләр 139 ишегалдында алып барыла һәм 154ендә инде төгәлләнгән.

«Безнең ишегалды» программасы буенча башкарылган эшләрнең сыйфатына контроль кысаларында узган атнада белгечләр Казан, Чаллы шәһәрләренә, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Лаеш һәм Лениногорск районнарына барды.

Мониторинг вакытында кисәтүләр ачыкланмаган. Теркәлгән җитешсезлекләр буенча материаллар әзерләнде, алар билгеләнгән тәртиптә тиешле муниципаль берәмлекләргә рәсми хат белән җибәрелде, дип аңлатты ТР шәһәрләрен үстерү институты вәкиле.

Казанның Совет районында төзекләндерелгән ишегалларын кабул итү башланды. Хәзерге вакытта җиде ишегалды территориясе кабул ителгән.

Арина Петрова билгеләп үткәнчә, ел башыннан программа адресына - 3055 мөрәҗәгать, ә 26 июньнән 9 июльгә кадәрге чорда Татарстан Республикасының ун районыннан 299 мөрәҗәгать килгән. Соңгы ике атнада республиканың 2 районыннан вакыты чыккан 13 мөрәҗәгать теркәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot