news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Мәхәллә» иҗат киңлеге кысаларында проектлар бәйгесе башланды

Татарстанда «Мәхәллә» иҗат киңлеге кысаларында проектлар бәйгесе башланды
Фото: ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте

Татарстанда «ТР муниципаль берәмлекләренең мәдәни-ял учреждениеләре базасында гамәлгә ашырыла торган «Мәхәллә» иҗат киңлекләренең иң яхшы практикалары» республика гаризалар гаризалар кабул ителә. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Анда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендәге мәдәни-ял итү тибындагы учреждениеләр базасында эшләүче «Мәхәллә» иҗат киңлекләре катнаша ала.

Бәйгенең максаты - традицион һөнәрләрне саклау һәм тәҗрибәне өлкән буыннан кече буынга тапшыру буенча «Мәхәллә» иҗат киңлекләре проектының иң яхшы практикаларын ачыклау, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәдәни-ял тибындагы учреждениеләренең иң яхшы тәҗрибәләрен билгеләп үтү.

Проектны гамәлгә ашыру «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Конкурска гаризалар 2026 елның 31 августына кадәр кабул ителә.

12 августта «Татарстанның мәдәни мохите.14.00» проекты кысаларында «Мәхәллә» иҗат киңлекләренең иң яхшы практикалары» бәйгесе буенча видеоконференция узды. Вебинарга республиканың 29дан артык мәдәният хезмәткәре кушылды.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәдәни-ял учреждениеләре базасында гамәлгә ашырыла торган «Мәхәллә» иҗат киңлекләренең иң яхшы практикалары» республика конкурсына кимендә 6 ай гамәлдә булган «Мәхәллә» иҗат киңлекләренең практикалары тәкъдим ителә.

Бәйге ике этапта үткәрелә.

Беренче этапта гаризалар һәм проектлар кабул ителә.

Конкурска гаризалар 2026 елның 1 августыннан 30 августка кадәр «Мәхәллә» иҗат киңлеге проектының иң яхшы практикалары» бәйгесенә дигән тамга белән электрон форматта һәм кәгазь папка-портфолио рәвешендә tatcultgrant@mail.ru электрон почтасы һәм 420021, Казан шәһәре, Тукай урамы, 74а адресы («Таткультресурсцентр» дәүләт бюджет учреждениесе) буенча кабул ителә. Әлеге этап нәтиҗәләре буенча 10 финалист билгеләнә.

Икенче этап – финал.

Эшләрне яклау презентация форматында уза.

Конкурста җиңүчеләргә - иң күп балл җыйган иң яхшы өч проектка - дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot