Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда офислар, складлар һәм кибетләрне сирәгрәк сатып ала башлаганнар
Татарстанда 2026 елның июлендә коммерцияле күчемсез милек белән бәйле 561 килешү теркәлгән. Бу үткән ел белән чагыштырганда (ул вакытта 639 килешү рәсмиләштерелгән булган) 12,2 процентка кимрәк, диелә Росреестр мәгълүматларында.
Казанда килешүләр аеруча нык кимегән. Татарстан башкаласында июль аенда 319 килешү теркәлгән — бу 2025 елның июле (436) белән чагыштырганда 26,8 процентка азрак.
Казаннан читтә, киресенчә, килешүләр саны арткан. 2026 елның июлендә республикада коммерцияле күчемсез милек белән бәйле 242 килешү теркәлгән, узган ел 203 булган. Шул рәвешле, күрсәткеч 19,2 процентка арткан.
Июнь белән чагыштырганда, Татарстанда килешүләрнең гомуми күләме үзгәрмәгән - июньдә шулай ук 561 килешү теркәлгән. Шул ук вакытта, структура үзгәргән: Казанда килешүләр саны 357дән 319га кадәр кимегән, ә шәһәрдән читтә 204тән 242гә кадәр арткан.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз