news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда урманда адашкан ир-атны коткарганнар

Мамадыш районында Сотый бистәсе янында урманда адашкан ир-атны коткарганнар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, 59 яшьлек ир-ат, урманнан чыга алмавын, ә телефоны акрынлап сүнә баруын аңлап, 112 номерына шалтыраткан. 5нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре адашкан кешене эзләргә чыккан. Алар сиреналары кабызылган машинада авыл юлларын әйләнгән һәм параллель рәвештә ир-ат белән телефоннан аралашкан. Кайсыдыр мизгелдә адашкан ир-ат, сиреналар тавышын ишетеп, коткаручылар янына чыккан.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында искәртүләренчә, урманга барыр алдыннан якыннарыңа планлаштырылган маршрут һәм кайчан кайтачагың турында хәбәр итәргә, телефонның зарядын тикшерергә, повербанк, шулай ук компас, сыбызгы, пычак, шырпы һәм кирәк-яраклар алырга кирәк. Яхшырак күренсен өчен ачык төстәге кием сайлау яхшырак.

Әгәр адашкансыз икән, урында калырга, 112 номерына шалтыратырга һәм телефонны коткаручылар белән элемтәгә керү өчен генә кулланырга киңәш ителә. Эзләү вакытында тавыш сигналлары җибәрергә, шулай ук коткаручылар кычкыргач, аларга җавап бирергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot